Кичә, 25 гыйнварда, Казандагы температура 1985 елгы рекордын узган. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Казан-Сокол авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 25 гыйнварда максималь һава температурасы + 2,9 градусны тәшкил иткән. Моңа кадәр бу көндә һава температурасының рекорд саны 1985 елда теркәлгән һәм +2,4 градусны тәшкил иткән.
Бүген көндез Казанда максималь һава температурасы 0дән алып -2 градус, ә төнлә -3 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык, сак булыгыз.