Радий Хәбиров дүртенче тапкыр әти булган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның гаиләсе ишәйгән, аның дүртенче баласы туган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Сабый бүген, 26 гыйнварда, дөньяга килгән. Әлегә нинди исем кушулары билгеле түгел.

Хатыны Каринэ дә, улы да үзләрен яхшы хис итә.

Хәбировлар өч малай тәрбияли. 56 яшьлек Радий Хәбиров бу сабый дүртенчесе.


Фикер өстәү