Бәхетсезлек очрагы Казанның Тэцевская урамында булган. Үзбәкстаннан килгән 50 яшьлек эшче өстенә боз сөңгеләре килеп төшкәннән соң вафат була, дип сөйләгән KazanFirstка хокук саклау органнарындагы чыганак.
21 гыйнварда көндез ир-ат Тэцевскийда җитештерү базасында эшләгән. 13: 20 сәгатьтә аның өстенә боз сөнгеләре төшкән, эшче җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
Хәзерге вакытта бәхетсезлек очрагының нечкәлекләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat