Коронавирус буенча чикләүләрнең кайчан бетереләчәген әйттеләр

Россия Фәннәр академиясенең Гамалея исемендәге үзәге вирусологы Феликс Ершов, коронавирус пандемиясе кимүгә таба бара, дип саный. Аның фикеренчә, COVID-19 инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләр җәйгә алыначак. “ Хәзер инде бөтен нәрсә пандемиянең сүлпәнәюен күрсәтә. Тоннель очында яктылык күренә. Шуңа җәйгә барлык чикләүләр алыныр дип уйлыйм”, – дигән ул Ura.ru хәбәрчесенә.
Вирусолог әйтүенчә, халыкның 70-80 проценты вирус белән “очрашканнан” соң пандемия бетә. “Инфекция шулай тиз таралган бер мәлдә асылда барлык кеше аның белән “элемтәдә” булырга өлгерде инде”, – дигән ул. Шул ук вакытта Ершов әфәнде пандемияне җиңүдә вакциналарның зур роль уйнавын билгеләп үткән.
Сүз уңаеннан, Россиядә 27 гыйнварда, 29 октябрьдән башлап беренче тапкыр, коронавирус йоктыручылар саны 18 мең кешедән кимрәк булган.


Фикер өстәү