Татарстанда коронавирусның тагын 83 очрагы ачыкланды

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 83 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15790 мең очрагы ачыкланган.

Республикада 12610 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 463ы икенче дозаны алган. Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы (шуларның 93,8 проценты файдаланылган) кайткан.


Фикер өстәү