Бәла… баш очында: сөңгеләрдән ничек сакланырга?

Түбә кыекларында ялтырап торган озын сөңгеләрдән дә әллә ниләр көтәргә була. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада республикада түбәдән кар, сөңге төшү, юлларда бозлавык  нәтиҗәсендә 85 кеше зыян күргән. Бәла-казадан ничек сакланырга?

Казанда бер көндә  өч кешенең башына сөңге төшкән. 17 яшьлек  үсмернең баш мие селкенсә, 61 яшьлек ирнең борыны җимерелгән, 53 яшьлек хатынның  умрау сөяге сынган. Берничә ел элек исә башкалада түбәдән боз кисәге төшеп, 52 яшьлек ирнең гомере өзелгән иде. Күптән түгел Саратовта 12 яшьлек бала күпкатлы йорттан  боз төшү нәтиҗәсендә харап булган.  Пензада  8 яшьлек кыз шундый ук җәрәхәт алган. Кыскасы, кар-бозга бәйле аяныч хәлләр турында ишетеп торабыз. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да кар көрәгәндә имгәнгән кешеләр  бар.

– Соңгы вакытта түбәдән егылучылар саны артты. Кар күп яугач,  авыл халкы гараж, сарай, йорт түбәләреннән кар  төшерә башлады. Әмма бу вакытта  сәламәтлекләре турында уйламыйлар. 3–4 метр биеклектән егылып төшеп, имгәнәләр. Бездә кар чистартканда  биеклектән егылган 4 кеше дәвалана, – ди РКБ-2нең нейрохирургия бүлеге җитәкчесе Валерий Игънатьев.

Егылу умыртка баганасы һәм башка сөякләрнең җәрәхәтләнүенә китерә. РКБда арка миенә зыян килгән ир-атка операция ясаганнар. Табиблар әйтүенчә, егылып төшүчеләрнең уртача  яше – 50.

Авылда бәхетсезлек очракларында күбрәк үзең гаепле булсаң, шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалыкларның  да  өлеше  бар.  Күңелсезлекләргә юлыкмас өчен нишләргә? Бу хакта  торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә күзәтчелек итү буенча үзәкнең башкарма директоры Дмитрий Романовтан сораштык.

– Мондый хәлләр өчен идарә компанияләре, ширкәтләр,  кооперативлар җавап бирә. Алар бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен барысын да контрольдә тотарга тиеш. Күпкатлы йортларда дөрес итеп ремонт ясау,  чормалардагы һава температурасын нормада тотуга да бәйле бу. Һава торышы да үзгәреп тора: бер көнне 30 градус суык булса, икенче көнне 2 градус  җылы булырга мөмкин. Шуңа күрә идарәче компанияләр җыештыру,  түбәдән карны төшерү өчен альпинистлар чакыруны игътибарда тотарга тиеш. Жыештыру эшләре башкарылганын искәртеп, йорт яннарын махсус тасма белән әйләндереп алырга кирәк. Бу очракта түбәдә бер кеше булса, икенчесе аста кисәтеп торырга тиеш, – ди Дмитрий Романов. –  Әлбәттә, халык түбәдән кар төшергән өчен акча түләми. Әмма йорт тирәсен җыештырганга түли. Кайвакытта ишегалдында кар күп булгач, аны  чыгару өчен акча  җитеп  бетми. Бу хезмәт очсыз түгел. Кешеләр балконда торганда, подъездга кергәндә һәм чыкканда игътибарлы булсын иде. Әгәр түбәдән машинага кар төшә икән, зыянны түләтү өчен  әлеге хәлне видеога төшерергә, шаһитлар ярдәмендә теркәргә кирәк.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, идарәче компанияләр яки административ биналар милекчеләре куркыныч урыннарны вакытында ябарга һәм түбәләрне кардан, боздан чистартуны тәэмин итәргә тиеш. Закон буенча болар барысы да җирле мәсьәләләр, шуңа күрә район хакимият органнары тарафыннан тиешле контроль таләп ителә.

Мөслим районында  беркайчан да андый бәхетсез очракларның теркәлгәне юк икән.

– Менә ике көн буе клуб түбәсен көрибез. Анда кар мулдан, калынлыгы 1 метр чамасы бар. Без социаль объектлар өчен җавап бирәбез. Тагын бер мәктәп түбәсен чистартасы бар әле. Авылларда бу  эш авыл җирлекләренә карый. Сөңгеләр булса, һәр оешма үзенекен, ә йортларныкын  идарәче компания хезмәткәрләре бәреп төшерә, – ди Мөслим яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасы җитәкчесе Радик Шәйсолтанов.

Бөгелмә районының Кодаш авылында клуб түбәсен – районның мәдәният, мәктәпнекен мәгариф оешмалары контрольдә тота икән.

– Юлларны чистартып торабыз. Хуҗалыкларда халык ишегалдын тәртиптә тота. Зыян күрүчеләр юк. Түбәләр профнастилдан булгач, сөңгеләр эленеп тормый, – диделәр авыл җирлегендә.

Әби-бабайлар яшәгән кечкенә авылларда кар, боз һөҗүменнән ничек котылалар икән?

– Без түбә башларына менеп йөрмибез. Иремә – 80, миңа  – 74 яшь. Балалар кайткач көриләр. Күршедәге 80–90 яшьлек әбиләргә күршедәге ирләр, авыл җирлекләре булыша. Өй кыегындагы сөңгеләргә кагылмыйбыз, – ди Биектау районының Матмыр авылында яшәүче Сания апа Җәләлиева.

Кемнеңдер түбәдән кар төшүгә исе  китмәсә, бу хәлне  үз башыннан кичергәннәр өчен бу бер дә кызык түгел.

– Бер елны  түбәдән өстемә  өере белән шоп итеп кар ишелде. Шунда кыймылдый алмыйча кычкырып яттым, ярый әле хатыным йөгереп чыкты. Бер җиремә дә зыян килмәгән иде үзе, – ди Кукмарада яшәүче Рәҗәп абый.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы   кар күп яву сәбәпле, кыя, яр буйларыннан, түбәдән кар төшү ихтималын кисәтә. Район башлыкларына кар күп булган урыннарга күзәтү ясарга, куркынычсызлык чараларын үтәп ишәргә, шулай ук  йортларның һәм административ биналарның түбәләрен кардан һәм боздан чистартырга, халык  аңлату эшләре алып барырга  тәкъдим итә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү