Казанда бер әби 9 ай буе хастаханәдә яшәгән: ул фатирын туганнары исеменә яздырган булган

Казанның 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә инде 9 ай буе 84 яшьлек Даутова Фәридә Абдулловна яши. Аның сүзләренә караганда, фатирдан аны туганы куып чыгарган, шулай ук җирләү өчен җыйган акчасын һәм пенсия килә торган карточкасын алган.

— Ярдәм кирәкме? — дигән сорауга ул:

— Дөресен генә әйткәндә, асылынасым килә, — дип җавап биргән әби.

Табиблар әбигәнең торыры урыны булмагач хастаханәдән чыгармый торалар. KazanFirstка мәгълүм булганча, әби туганнан туганы исеменә фатирын яздыра, аны алар тәрбияләп торырга тиеш була. Әмма  күчемсез милек туганнар кулына күчкәч әбигә карата мөнәсәбәтләр үзгәрә.  Узган елның май аенда әби үзенә кул салырга теләп күп итеп дару куллану аркасында хастаханәнең токсикология бүлегенә китерелгән булган.


Фикер өстәү