Татарстанда коронавирус буенча чикләүләрнең  кайчанга кадәр алынмаячагы билгеле

“Роспотребнадзор” территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, коронавирус буенча чикләүләр һичъюгында грипп һәм ОРВИ сезоны тәмамланганчы сакланачак.

– Без март азагына кадәр килеп туган хәлләрне күзәтеп тору бурычын куйдык. Шул чагында чикләүләрне алу турында уйлаячакбыз, – дигән ул.

Аның әйтүенчә, коронвирустан вакцинация чирләүчеләр санының тизрәк кимүенә ярдәм итәчәк. Халыкның 60 проценты коронавируска антитәнчекләргә ия булган очракта, хәлләр яхшырачак.

Любовь Авдонина шулай ук хәзерге вакытта инде күп кенә чикләүләрнең алынуын, фәкать социаль дистанция саклауны үтәүнең, битлек киеп йөрү, төнге сәгатьләрдә күңел ачу урыннары эшен тыюны саклауның таләп ителүен искәртте.


Фикер өстәү