Башкортстанның халык артисты вафат булган

Уфада 72 яшендә Башкортстанның халык артисты, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьлер театры актрисасы Вакилә Калмантаева вафат булган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Вакилә Калмантаева 1948 елның 7 ноябрендә Чкалов (Оренбург) өлкәсенең Югары Ильяс авылында туа. 1970 елдан Салават, Сибай драма театрларында, Уфа «Нур» татар театрында эшли. 2002 елдан эшчәнлеген Яшьләр театрында дәвам итә.

Театр белгечләре билгеләп үткәнчә, Вакилә Калмантаеваның иҗаты өчен жанр төрлелеге хас булган — сатирик, эксцентрик, фольклордан алып, лирик-драматик характердагы рольләр башкарган.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү