Татарстанда коронавирусның 84 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«31 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (26 кеше) аралыгында ачыкланган. Икесе – балигъ булмаган бала.

Казанда – 42, Чаллыда – 13, Түбән Кама районында – 4, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында – өчәр, Актаныш, Арча, Баулы, Буа, Питрәч һәм Тәтеш районнарында – икешәр, Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 553 очрагы теркәлгән, 13 068 кеше (шуларның 90ы – узган тәүлектә) терелгән.

 


Фикер өстәү