Татарстан трассасында Самарадан килүче «МАЗ» автомобиле янган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә 11.33 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Кузай – Рус Акташы автомобиль юлында йөк автомобиленә ут кабуы хакында хәбәр килгән.
Урында Самара өлкәсе номерлары куелган «МАЗ» автомобиленең кабинасын ялкын телләре ялмап алуы ачыкланган.
Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. Машинага транспорт чарасы механизмнарының системалары һәм узеллары төзек булмау сәбәпле ут капкан дип фаразлана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat