Мамадышта чаналар таудан төшә, табада коймак пешә

Бүген Мамадышта Россия күләмендә узучы креатив чаналар фестивале – кышкы «SunnyФЕСТ» уза. Ул инде быел бишенче тапкыр үткәрелә. Фестивальгә Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, күрше төбәкләр дә катнашучылар җыелган. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирәчәкләр.

Һәр катнашучының җиңәсе килә. Аларны көннең салкынлыгы да куркытмый. Яшел Үзәннән килгән командада исә, бер егеткә өч кәләш. Туй күлмәкләре кигән кызларны суык та куркытмый. Питрәч команадасы да быел җиңәргә дип килгән.

Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов мондый матур чараны – кышкы сабантуй дип атады. Хәер, алай дисәң дә була. Егет-кызлар тауда кыздырса, кышкы учакта коймак пеште. Мамадышлар 2 метр да 52 смлы коймак пешереп Россия күләмендә рекорд куйдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исә, узган ел биргән вәгъдәсен үтәп, таудан чана шуды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү