Кыш бабай килә дә китә, ә бәйрәм дәвам итә

Ел буе көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды да китте. Әмма әле бәйрәмнәр дәвам итә. Кайдадыр хоккей уйныйлар, кемнәрдер тау шуа, берәүләр балык тоту ярышы үткәрә. Әнә шулай, авыл халкы ял көннәренең кадерен белеп калырга тырыша.


Питрәч районының Чыты авылында кышкы бәйрәмнәр 30 нчы декабрьдән башланган.
– Балалар каникулга чыгуга ук бәйрәмне башладык. Иң беренче “Кыш бабай бүләк тарата” дигән чара үткәрдек. Анда төрле уеннар уйнадык, җырладык-биедек. Яңа ел төненнән соң атлар бизәп, гармуннар белән урам әйләндек. Кем тели, шуны чанага утыртык. Бик күңелле булды, – дип сөйли Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.

– 2022 елга чыккач та, йоклап ятмадык. Атларга төянеп, тау шуарга бардык. Ахырдан һәр кешене ат белән өйгә озаттык. Әле менә бүген тагын балалар килгән. Миннур абый, тауга барыйк әле, диләр. Каникуллар беткәнче, төрледән-төрле ярышлар, күңелле чаралар уздырырга дип торабыз. Шушы көннәрдә тимераякта шуарга, чаңгыга чыгарга җыенабыз.


Миннур авылга кунакка кайткан һәр авылдашының күңелен күрергә тырыша. Авылда да күңелле яшәп булганын белсеннәр, ди ул.
Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылында исә, Татарстанда беренчеләрдән булып кышкы балык тоту ярышын башлыйлар икән.
– Быел ярышта 20дән артык һәвәскәр балыкчы катнашты. Иң зур балыкны Фәнис Зиннәтуллин тотты. Авылдашлар, якташлар белән бергә саф һавада күңелле ял иттек. Казанда пешкән уханың тәмлелекләре башка инде аның, – ди Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү