Коронавирусның балалар өчен куркыныч симптомы турында сөйләделәр

Балаларда коронавирус билгеләре төрлечә: респиратор билгеләрдән тыш, өшегән бармакларны хәтерләткән «ковидлы бармаклар» симптомы да күзәтелергә мөмкин.

Роспотребнадзор эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, инфекционистларның Илкүләм фәнни җәмгыяте рәисе, РФА әгъза-корреспонденты Александр Горелов бу хакта РИА Новостига сөйләгән.

«Гомумән алганда, респиратор билгеләрдән тыш, балигъ булмаган балаларның ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылу очраклары, ковид кичергәннән соң бөер, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш системасы органнары белән проблемалар булырга мөмкин», — ди Горелов.

Табиб билгеләп үткәнчә, пневмония ешрак җиде яшьтән өлкәнрәк балаларда күзәтелә, ә яшүсмерләрдә үпкә ялкынсыну өлкәннәрдәге кебек булырга мөмкин.

Бер яшькә кадәрге балалар ковидны авыррак кичерә. Шулай ук хроник соматик патологияләре булган яки тумыштан килгән чирләре булган яшьүсмерләр авыррак авырый, дип ачыклык кертә инфекционист.


Фикер өстәү