Роспотребнадзор прививкадан соң коронавирус белән авыру ихтималы турында хәбәр итте

Коронавируска каршы прививкалар ясатучылар авырырга мөмкин, ләкин авыру җиңел формада, өзлегүләрсез уза. Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдерде, дип яза РИА новости.

Роспотребнадзор прививкадан соң коронавирус белән авыру ихтималы турында хәбәр итте Reuters. «Вакциналаштырылган кешеләргә дә коронавирус йогарга мөмкин, ләкин алар авыруны җиңелчә уздырачак. Бер генә инфекциядән дә 100% саклау юк», — дигән Горелов.

Әгәр кеше вакцинациядән соң коронавирус белән авырса, аның өзлегүләре булмаячак — пневмония, йөрәк һәм бөер зарарлану.

Горелов шулай ук вакцинациядән соң шәхси саклану чараларын куллануны дәвам итәргә кирәк, дип ачыклык кертте.


Фикер өстәү