Татарстанның бер районында автосервиста ике машина янган

Яшел Үзәндә автосервиста ике җиңел машина янган.

Кичә кичке сәгать дүрттә 101нче янгын сагы номерына Яшел Үзәннең Шустов урамында урнашкан автосервисларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгынның гомуми мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.

Тиздән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Янгында ике автомобиль — сервиста торган Mercedes һәм 14нче модель «Лада» янган. Янгын вакытында беркем дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү