«Шәһри-Рамазан» мәчетендә 19 ел имам-хатыйб булган хәзрәт вафат

Ленино-Кокушкино авылының «Шәһри-Рамазан» мәчетендә 19 ел дәвамында имам вазифасын алып барган Галимҗан хәзрәт Закиров кичә вафат булган. «Шәһри-Рамазан» мәчетенең хәзерге имам-хатыйбы Зефир хәзрәт Хәлилов социаль челтәрдә шул хакта хәбәр итте.

«Аллаһы Тәгалә Галимҗан хәзрәтне 6 февраль төнге сәгать икенче яртыда бакыйлыкка алды һәм шул ук көнне туган авылы Ленино-Кокушкино зиратында җеназа намазы укып җирләнде», — дип яза Инстаграм битендә Зефир хәзрәт Хәлилов.

Зефир хәзрәт имамны озатуда катнашкан барлык авылдашларына, дусларына, туганнарына, озатарга килгән имамнарга рәхмәт белдерә.

«Галимҗан хәзрәткә 72 яшь, җәен 73 тулырга тиеш иде. 2018 елга кадәр Ленино-Кокушкино авылында имам булып торды, 2018 елдан мин аны алмаштырдым. Кичә ул якты дөньядан мәңгелеккә китте», — дип сөйләде Зефир хәзрәт Хәлилов.

 


Фикер өстәү