Дөньяда коронавирусның таралу темплары акрыная

Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары акрыная.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Мария ван Керкховенга сылтама белән хәбәр итә.

«Без кайбер илләрдә инфекция йоктыручылар санының кимүен күзәтәбез һәм бу фактны уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк», — дип искәртте ул.

Эксперт сүзләренчә, моңа барыннан да элек вирусны йоктыру чылбырын өзә торган чаралар (беренче чиратта, вакцинация) нәтиҗәсендә ирешелгән.

Шул ук вакытта, Керкховен коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүгә таба барган илләрне санитар чараларның үтәлешен күзәтүне дәвам итәргә чакырды.


Фикер өстәү