Түбән Камада педофилның 7 яшьлек кызга һөҗүм иткәне күзәтү камерасына эләккән

Түбән Каманың Табеев урамында урнашкан кар тавында 7 яшьлек кыз шуа, аның янына билгесез кеше килеп, көчләп читкә таба алып китә. Бу видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрларда баланың ничек каршы торуы күренә, яшь кеше аны өстерәвен дәвам итә. Һөҗүмчене куркытканнар күрәсең, ул ир-аттан кача, бу да видеога эләгә.

Бу 10 февраль көнне көндез була. Мәгълүмат мессенджерларда күпләп тарала башлады. Урынга полиция һәм Росгвардия килә. Шикләнелүчене тоткарлыйлар. Һөҗүмченең фотосы да социаль челтәрләрдә пәйда булды.


Фикер өстәү