Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе: «Мәхәббәт булганда яшәү җиңелрәк»

14 февраль — Гашыйклар көне уңаеннан, Хөкүмәт Йортында уза торган брифинг вакытында журналистлар Казан Кремле вәкиленнән мәхәббәткә булган карашы турында кызыксынды.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, һәркем кемнедер яисә нәрсәнедер ярата. Шуңа да мәхәббәт юк дияргә дә кирәкми. «Без барыбыз да ата-анабызны, балаларыбызны, сөйгәннәребезне, торган җиребезне, эшебезне яратабыз. Катлаулы чорда, бигрәк тә шушы пандемия, икътисади хәл кыенрак вакытта, мәхәббәт булганда яшәве җиңелрәк. Мәхәббәт бар. Мин һәркемгә дә мәхәббәт телим» , — диде ул.


Фикер өстәү