Салават Фәтхетдинов көтелмәгән яңалыгы белән уртаклашты

Instagramда Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов язылучыларына сәламәт яшәү рәвешенә күчүе турында хәбәр итте. Ә сүзләрне эш белән ныгыту өчен, җырчы чаңгыда шуган видеосын да куйган.

«Бүгенге көннән ЗОЖ», — дип язылган видео астына. Комментарийларда кулланучылар артистка уңышлар теләгән һәм аның сак булуын сораганнар: «Чаңгы белән сак булыгыз. Бик күп өлкән яшьтәге чаңгычыларның йөрәк өянәге була: кан тамырлары тарая, ә физнагрузкадан кан басымы күтәрелә», «Физкульт сәлам!», «Фанатизмсыз, зинһар,»Менә молодец, сәламәт тәндә-сәламәт рух! Кәеф дә күтәрелә, энергия дә барлыкка килә», — дип язганнар җырчыга.


Фикер өстәү