Путин “КамАЗ”ны тәүге автомобиль җитештерелүгә 45 ел тулу уңаеннан котлады

Россия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” хезмәткәрләрен, ветераннарын һәм генераль директоры Сергей Когогинны беренче автомобильнең конвейердан төшүенә 45 ел тулу уңаеннан котлаган. Кремль сайтына урнаштырылган телеграммада әлеге марканың илебездә автомобиль төзелеше өлкәсендә иң кирәкле проектлардан берсе булып саналуы билгеләп үтелгән.

“Сезне легендар “КамАЗ” маркалы тәүге автомобиль җитештерелүгә 45 ел тулу уңаеннан эчкерсез котлыйм! “КамАЗ” төзү хаклы төстә илебезнең автомобиль төзелеше өлкәсендә иң киң колачлы, иң кирәкле проектларның берсе булып санала. Ул дәүләтнең икътисади, индустриаль куәтен, оборонага сәләтен ныгытуга үзеннән мөһим өлеш кертте”, – дип басым ясап әйткән Президент.
Владимир Путин шулай ук хезмәткәрләрнең бүгенге буынының дистәләрчә еллар элегрәк салынган традицияләрне лаеклы төстә дәвам иттерүен, биредә эшенә һәм заводка тугрылыклы чын профессионалларның эшләвен, шул исәптән киләчәктә йөртүчесез автомобильләр эшләү буенча уникаль технологияләрнең гамәлгә кертелүен билгеләп үткән.


Фикер өстәү