Татарстан кешесе фамилиясен Президент дип алмаштырган

39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган. Хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.

«Башинформ» Mash Iptash телеграмм-каналына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул Уфада туган, хәзер Татарстан Ресрубликасында Яшел Үзән шәһәрендә яши. Элек ул Ирина Викторовна булган, документларын ул 2020 елның июнендә алыштырган.

Билгеле булганча, элек хатын-кыз кияүдә булган, аннары аерылышкан һәм яшәргә әти-әниләре янына кайткан. Хәзер ул фрилансер, гадәти панель йортта яши. Чыганак хәбәр иткәнчә, исемен «Россия Викторовна Президент»ка үзгзрткән хатын-кызның әнисе кызының карарын хупламаган.


Фикер өстәү