Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

 


Фикер өстәү