Табиб Тимаков Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булу ихтималын бәяләде

Табиб-инфекционист Евгений Тимаков РБК белән әңгәмә вакытында Россия территориясендә COVID-19 авырулары санының артырга мөмкин дип белдергән.

Табиб фикеренчә, моңа «Британия» штаммы коронавирус инфекциясе килүе, шулай ук халыкта иммун системасы көчле булмау сәбәп булачак.
«Моннан тыш, пандемия башында чирләгән кешеләр кабат авырый башларга мөмкин. Яз көне, авитаминоз, инсоляция булмаганда авыру ихтималы арта», — дип аңлатты Тимаков.
Әмма, аның фикеренчә, бу өченче дулкын дип атау бик үк дөрес түгел, чөнки Россиядә вакыт-вакыт авыруларның күтәрелүе һәм кимүе күзәтелә.


Фикер өстәү