Рөстәм Миңнеханов туган көнен эш урынында үткәрә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа 64 яшь тулды.

Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә туган көнен эш урынында үткәрә, бүгенге дата искәрмә булып тормый, диде Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә, ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.

Фото: tatarstan.ru 


Фикер өстәү