Бу атнада коронавируска каршы чираттагы вакцина республикага кайтыр дип көтелә.
Татарстан Президенты матубгат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, «ЭпиВакКорона» вакцинасын кайсы районнар буенча һәм ничек бүлүләре турында әлегә хәбәр юк.
— Аны таратканчы, башта республикага кайтуын көтик. Әллә нинди өстенлекләр булмаячак. Бу да шул ук вакцина, калганнарына күрә бер альтернатива. Күпме кайтуына карап, аны медицина оешмаларына таратачаклар, — дип аңлатты ул.