Авыручылар саны буенча Татарстан дүртенче

9 мартка Татарстанда 93594 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 38582се прививканың икенче дозасын алган.

Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять җәйгә таба тотрыклана башлаячак. «Лидер медицины» үзәге баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков шулай дип саный.

– Коронавирус инфекциясе белән авыручылар илдә яз уртасында артырга мөмкин, кимү исә май азагында башланачак, – дигән иде ул «РИА-Новости» агентлыгына. – Моның берничә сәбәбе бар. Авыруның җиңел формасын кичерүчеләрнең иммунитеты да ул кадәр яхшы булмаячак, бу инде икенче мәртәбә авыру йоктырырга мөмкинлек бирә. Сырхауны җиңел кичерүчеләрнең күпчелеге пандемиянең беренче дулкыны вакытында хастаханәләргә мөрәҗәгать итмәде.

Коронавирустан күмәк вакциналаштыру барган мәлдә, Россия һәм Кытай яңа уртак вакцинаны теркәүгә гариза бирде. Ике дәүләтнең компанияләре ясаган Ad5-nCov вакцинасы клиник сынауларның өченче фазасын уңышлы узды дип хәбәр ителә.

Вакцина димәктән, РБК төбәкләрдәге вакциналаштыру темпларын тикшереп, рейтинг төзегән. Төньяк Кавказ төбәкләре исемлекнең иң соңгы урынын били. Дагыстанда, гомумән, прививка ясатучылар саны 1 процентка да тулмый. Татарстанда әлеге күрсәткеч 2,23 процентны тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, беренче хатын-кыз космонавт, Дәүләт Думасы депутаты Валентина Терешкова да прививка ясатуын әйткән. 84 яшьлек ханымның вакцина ясатуын һәм чиргә каршы антитәнчекләре булуын утырыш вакытында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, депутатларның 22 проценты вакцина ясаткан.

Дөньяда

Коронавирус белән авыручылар саны буенча беренче урында АКШ тора (29044109 кеше). Икенче урында – Һиндстан, анда 11244786 кеше вирус йоктырган. Бразилия – өченче (11051665 кеше). Россия исә дүртенче урынны били. Биредә авыручылар саны 4284408 кеше тәшкил итә. Бу мәгълүматларны Джонс Хопкинс исемендәге университет китергән.

Кытай исә вакцинация турында цифрлы таныклыклар бирә башлады. Бу илнең халкына сәяхәткә җыенган очракта бирелә торган белешмә булачак.  КНР, икътисади хәлне яхшырту өчен, шундый ук документны башка илләргә дә ясарга киңәш итте. Белешмә иясендә коронавирустан вакцинация һәм тест нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат булачак диелә.


Фикер өстәү