Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтте

10 мартта аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  хәбәр иткәнчә, буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлануы турында кисәттеләр. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Синоптиклар җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәген, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәген хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез һава температурасы -11…-16 градус булачак. Аязганда Татарстанның төньяк-көнбатыш районнарында һава температурасы -21 градуска кадәр төшәчәк.


Фикер өстәү