Сәрия Гыйбадуллина: «Буем кыска дип, кешедән качып яшәмәдем»

Нурлат районының Чулпан авылында гомер итүче Сәрия Гыйбадуллинаның буе 1 метр. Эшкә уңган – кулыннан килмәгән шөгыле юк. Үзенең башкалар кебек булмавыннан бер дә читенсенми. Иң мөһиме, күзләрем күрә, аягым йөри, ди ул. Биш вакыт намазын калдырмый. 90 яшьлек әнисен кадерләп яшәтүенә сөенә.
– Гаиләдә җиде бала идек без. Ике игезәк туганыбыз, тугач та, озак яшәмәгән. Аннары тагын ике игезәк энеләрем бар иде. Алар да инде тормыш коргач, бер-бер артлы вафат булдылар. Без өч туган калдык. Дания сеңлем, Миңлеәхмәт энем бар, – дип сөйли Сәрия апа. – Быел 60 яшем тулды. Шушы яшькә җиткәнемә дә бик сөенәм. Тик торганым юк. Элек фотога төшереп, үзем шуларны ясый идем. Соңрак кул эшләренә күчтем. Вакытны уздырырга кирәк бит. Тегә башладым. Әле хәзер дә туганнарыма тегеп кидертәм, йомышы төшеп килгән кешеләрне дә кире бормыйм. Урындык җәймәләре дә бәйләргә өйрәндем. Кешеләргә күчтәнәч итеп каз каурыйларыннан таба майлар өчен пумала ясап өләшәм. Тик иң яраткан эшем – ашарга әзерләү. Газ плитәсенә буем җитмәгәч, энем махсус урындык ясап бирде. Шуңа басам да, тиз генә ашарга пешерәм. Аеруча камыр ризыкларымны мактап ашыйлар.


Сәрия апа туганда сау-сәламәт була. Бу хакта бала таптырган табиб та, акушер да әйтә. Кечкенә калуының сәбәбе – аны әбисе кулыннан төшереп җибәрә. Шул чакта умыртка сөяге сына да гәүдә үсми торган булып кала.
– Кечкенәлегемнән көлүчеләр дә булды. Кимсеттеләр дә. Тик мин кеше сүзенә карап борчылмадым. Ике туганым мине гел яклый иде. Шул кечкенәлегемнән куркып әти белән әни мине укырга да җибәрмәгән. Мәктәп бетергәч, чыгып киткән булсам, бәлки үз тиңемне табып, гаилә корган булыр идем. Әни миңа кыен булыр дигән инде. Үзе бик яшьли тома ятим калган әнием, мине гомер буе канаты астында яратып кына үстерде. Җил-яңгыр тидертмәде. Буем кыска дип, кешедән качып яшәмәдем. Үземне ничек бар шулай яраттым. Әле дә сөенеп торам. Минем эшемне күрәләр, яраталар. Авылдашларым хөрмәт итә. Кеше күңеле өчен тагын ни кирәк? – ди Сәрия апа.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү