Чит илләргә сәяхәткә чыгарга теләүчеләргә комачаулык тудырылмаячак

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашында уздырылган киңәшмәдә чит илләргә чыгарга теләүче кешеләргә төрле киртәләр тудырылмаячагын белдергән.
— Без үз гражданнарыбызны, һичшиксез, ясалма рәвештә илдән чыгармыйча тотарга тиеш түгелбез, һәм без алай эшләмәячәкбез дә, – дип белдергән Россия Президенты.
Биредә сүз җәйге ялларын чит илләр курортларында уздырырга ниятләүчеләр турында бара. Шул ук вакытта, Влдаимир Путин искәртеп үткәнчә, күп кенә илләрдә, аеруча Европаның көньягында коронавируска бәйле вазгыять киеренке булып кала. Бары тик кешеләрнең күпләп прививка ясатуы гына хәлне җиңеләйтергә мөмкин.
Моннан тыш Президент эчке туризмы үстерү зарурилыгына да игътибарын юнәлткән. Моның өчен, иң элек, тиешле шартлар тудырырга кирәк, дигән ул.


Фикер өстәү