«Тормышыгыздагы зур ташларны кадерләгез. Калган бөтен әйбернең ком гына икәнлеген онытмагыз!»

Көннәрдән бер көнне хәким шәкертләре каршында шундый тәҗрибә үткәргән. Зур пыяла савытка таш тутырган ул. Ахырдан шәкертләрдән:
– Савыт тулымы? – дип сораган.
– Тулы, – дип җавап кайтарган алар.
Аннары хәким, вак ташлар алып, аларны да савытка салган. Вак ташлар эре ташлар арасындагы бушлыкка кереп урнашкан. Хәким шәкертләрдән кабат:
– Савыт тулымы? – дип сораган.
– Тулы, – дигән алар.
Ахырдан хәким пыяла савытка ком салган. Ком савыттагы бөтен бушлыкны тутырып бетергән. Аннары шәкертләренә карап болай дигән ул:
– Шушы пыяла савытка игътибар белән карап, үз тормышыгызны күрсәгез иде. Эре ташлар гаилә, яраткан кеше, сәламәтлек, балалар кебек тормыштагы иң мөһим әйберләрне гәүдәләндерә. Савытыгызда башка бер генә әйбер булмаса да, алар тормышыгызны тутырып торачак. Вак ташлар исә тормышта әһәмияте буенча икенче урында торган – яраткан эш, фатир, йорт, машина символы. Ком исә вак-төяк тормыш мәшәкатьләрен, көндәлек ыгы-зыгыны гәүдәләндерә. Пыяла савытыгызны баштан ук ком белән тутырып куйсагыз, зуррак ташларга урын калмаячак. Тормышта да шулай: көчегезне вак әйберләргә генә сарыф итсәгез, зуррак әйберләргә хәлегез калмас. Шуңа күрә игътибарыгызны иң элек зур әйберләргә юнәлтегез. Яраткан кешегезгә, балаларыгызга вакыт табыгыз. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Болай эшләгәндә яраткан эшегезгә, күңел ачуларга да вакытыгыз калачак. Тормышыгыздагы зур ташларны кадерләгез! Калган бөтен әйбернең ком гына икәнлеген онытмагыз!


Фикер өстәү