Владимир Путин: «Тиз һәм нәтиҗәле эшләргә кирәк»

Кешеләрне дә, җәнлекләрне дә, урман-сулыкларны да игътибарсыз калдырмаска, тиз һәм нәтиҗәле эшләргә. Узган шимбәдә Россия Президенты Владимир Путин Якутия һәм башка төбәкләрдәге табигый янгыннар, Кырым һәм Краснодар краендагы су басу очракларына бәйле киңәшмә үткәрде. Дәүләт башлыгы ут-су китергән зыянны бетерү өчен чаралар күрергә кушты.

Кайбер районнарда бу зыянның күләме чагыштырып булмастай зур, диде Президент. Ерак Көнчыгыш һәм Себердәге урман янгыннары тиз арада таралу ала, ә илнең көньягында исә берничә сәгать эчендә айлык явым-төшемнәр ява. Шуңа да ул федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият вәкилләренә тиз һәм нәтиҗәле эшләргә кирәклеген искәртте, матди, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүгә бәйле чараларның әһәмиятенә аеруча басым ясады. Сүз уңаеннан, су басу һәм янгыннарга бәйле гадәттән тыш хәлләрне ил башлыгы шәхси контролендә тота, федераль һәм төбәк хакимият органнары эшенә төзәтмәләр кертә.

Беренчел бурычлар. Владимир Путин урман янгыннары белән көрәшкәндә хайваннар дөньясы өчен куркынычсызлык тәэмин итәргә кушты. «Урман байлыкларын да сакларга тырышырга кирәк. Әлбәттә, янгынга каршы чаралар оештырганда хайваннар дөньясын мөмкин кадәр сакларга, кыргый хайваннарны коткару эшен җайлау мөһим», – диде Президент.

Моннан тыш дәүләт башлыгы зыян күләмен бәяләү эшенә керешергә кушты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев белән ул бу хакта инде фикер алышкан. Евгений Зиничев исә министрлык һәм башка төбәк җитәкчеләре тарафыннан тиешле эш алып барыла дип ышандырган.

Владимир Путин кичекмәстән балаларны, хатын-кызларны, табигый бәла-казалар зонасында яшәүче башка кешеләрне куркынычсыз урыннарга озатуны да таләп итте. Сәламәтлек саклау һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына исә, вазгыятьне анализлап, хроник авырулары булган кешеләрне иминрәк районнарга чыгару карарын кабул итәргә кушты. «Россиянең көньягында су басуларга килгәндә, Кырым һәм Краснодар крае районнары аеруча зыян күргән. Федераль ведомстволар, төбәк һәм муниципаль хакимиятләр тарафыннан кичектергесез чаралар күрелергә тиеш. Тиз һәм нәтиҗәле эшләргә кирәк», – дип тә искәртте Президент.

Җимерек биналарны торгызу. Владимир Путин Россия Төзелеш министрлыгына табигый бәла-казалардан зыян күргән районнарда яшәүчеләрнең йорт-җирләрен торгызу турында уйларга кушты. Вазгыять тотрыклануга, губернатор белән берлектә тармак башлыгыннан әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнү таләп ителә. Шулай ук социаль әһәмияткә ия корылмаларны да тиз арада тәртипкә китерү мөһим.

– Краснодар краенда бер мәктәп һәм алты балалар сәламәтләндерү лагере зыян күрде. Гадәттән тыш хәлләрне уку елын кичектерү өчен сәбәп итә алмыйбыз. 1 сентябрь якынлаша. Зыян күргән төбәкләрдәге балалар да вакытында мәктәпкә барырга, социаль әһәмияткә ия корылмалар тиз арада төзекләндерелергә тиеш, – диде ил башлыгы.

Матди ярдәм. Шул ук вакытта утырышта милекләрен югалткан кешеләр өчен түләүләр хакында да сүз булды. Путин әйтүенчә, табигый бәла-казалар аркасында мал-мөлкәтләрен югалткан кешеләр өчен түләүләрне прописка буенча түгел, ә фактик яшәү буенча бирергә кирәк. Моннан тыш, ул Якутиядәге җәйге лагерьлардагы балаларның ялын оештырырга, дәвалауга мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә кушты.

Вице-премьер Юрий Трутнев әйтүенчә, халыкка матди ярдәм күрсәтү төп бурыч булып тора. 1 сентябрьгә кадәр барлык түләүләр дә башкарылырга, 2022 елның 1 августында барлык инфраструктура төзекләндерелергә тиеш.

 


Фикер өстәү