«Россия – спорт державасы» форумы быел Казанда уздырылачак

«Россия – спорт державасы» форумы быел Казанда Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннарын үткәрү вакытында – 8–10 сентябрьдә уздырылачак. Уеннарны исә 4–11 сентябрь көннәрендә көтәбез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды.

Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, форумга 2,5 мең чамасы кунак һәм катнашучыларның килүе көтелә. Ә инде оештыручылар, хезмәткәрләр, әлеге чараны барып күрүчеләр белән бергә анда 5 меңгә якын кеше җыелачак. Шуңа күрә оештыручыларның төп бурычы – санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәү.

Форумда халыкара һәм Россия спорт федерацияләре җитәкчеләре, күренекле спортчылар, субъектлар башлыклары катнашачак. Анда Россиядә һәм дөньяда спортны үстерү мәсьәләләре буенча бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов искә төшереп үткәнчә, Бөтендөнья Җәйге Универсиада алдыннан, 2009 елда Казанда тәүге халыкара спорт форумы узды һәм шуннан соң республикада зур үзгәрешләр булды. Шуннан бирле Татарстанда 100дән артыграк зур спорт ярышы уздырылды һәм республика Россиядә спортка иң зур игътибар бирелгән төбәкләрнең берсенә әверелде.

«Профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү – республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бездә Россия Спорт министрлыгы һәм башка федераль министрлыклар ярдәмендә спортта иң югары нәтиҗәләргә ирешү һәм халыкны физик культурага җәлеп итү өчен төрле программалар һәм проектлар тормышка ашырылып килә», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, «Россия – спорт державасы» форумын югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Татарстан бөтен тырышлыгын куячак.


Фикер өстәү