Спорт белән шөгыльләнүгә түләнгән акчадан салымны кире кайтарырга җыеналар

Фитнеска мөкиббән китүчеләр елына күп дигәндә 15,6 мең сум акчасын кире кайтарып алырга мөмкин.

Дәүләт Думасында фитнес белән шөгыльләнүчеләргә салым “вычеты” кертү турында закон проекты әзерләнелә. Шул ук вакытта депутатлар аны салым түләүчеләрнең үзләренә генә түгел, бәлки әле балаларына карата куллануны да тәкъдим итә, дип яза “Парламентская газета”.
Россия финанс министры урынбасары Алексей Сазанов әйтүенчә, “вычет” салым түләүченең спорт белән шөгыльләнүгә күпме чыгым тотуына карап биреләчәк. Әмма бу чыгым бер елда 120 мең сумнан артмаска тиеш. Шулай итеп, фитнеска мөкиббән китүчеләр чыгымнарының 13 процентын – күп дигәндә 15,6 мең сум акчасын кире кайтарып алу мөмкинлегенә ирешәчәк.
Исегезгә төшерәбез: салым “вычеты”н НДФЛ түләгәннән соң өч елдан да соңга калмыйча алырга кирәк. Акча гариза тапшырган кешенең счетына күчерелә. Алга таба аны автомат рәвештә бирү күздә тотыла.


Фикер өстәү