Дәүләт Думасына эшләүче пенсионерлар өчен түләнгән салымның яртысын кире кайтару турында закон проекты кертәчәкләр

Бүген ЛДПР Дәүләт Думасына эшләүче пенсионерлар өчен түләнгән салымның яртысын кире кайтару турында закон проекты кертәчәк. Документны Думаның Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов үзенең телеграм-каналында урнаштырган.

Россия Салым кодексына эшләүче пенсионерларга түләнгән салымнарының яртысы күләмендә салым вычеты алу хокукын бирүне күздә тоткан төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта вычет күләме 25 мең сумнан артмаска тиеш.

Пенсионер салым вычетын алу өчен Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Документ нигезендә, салым акчасын гариза тапшырылганнан соң бер ай эчендә счетка күчерү юлы белән кире кайтару тәкъдим ителә. Вакытында кире кайтарылмаса, процентлар түләү каралган.


Фикер өстәү