“Березка”га охшаш кибетләр пәйда булачак

Россия Хөкүмәте чит илләр дипломатлары һәм аларның гаиләләре әгъзалары өчен пошлинасыз сәүдә кибетләрен ачу турында карар кабул иткән. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Мондый кибетләрдәге товарларга сумнар белән дә, чит ил валютасы белән дә түләргә мөмкин булачак. Кибеткә фәкать Тышкы эшләр министрлыгында аккредитацияләнгән, дипломатик хезмәткәр таныклыгына ия булган кешеләр генә кертеләчәк.

“Березка”әлегә икәү генә булачак: Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта.

“Парламентская газета” билгеләп үткәнчә, яңа кибетләрне советлар чорындагы “Березка” ның “туганы” дип санарга мөмкин. Анда да чит ил валютасына азык-төлек, кием-салым, көнкүреш техникасы сатканнар. Ләкин “Березка”да дипломатларга гына түгел, бәлки чит ил белгечләренә, хәрбиләр, диңгезчеләр, тәрҗемәчеләргә дә хезмәт күрсәткәннәр.


Фикер өстәү