Татар телендәге элмә такталардан хаталарны ачыклау буенча оештырылган бәйгегә 100дән артык гариза кабул ителгән

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча бәйге игълан ителгән иде.

Бәйгегә 100гә якын гариза кабул ителгән һәм ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү