Иске велосипедларны кабул итү пункты ачылды

Түбән Каманың «Велики» паркында иске велосипедларны кабул итү пункты ачылды.
Татарстан Республикасында «Велодобро» проекты 2018 елда гамәлгә кертелә.

Анда халыктан җыелган иске һәм файдаланылмый торган велосипедларны ремонтлап, матди яктан кыенлык кичергән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бүләк итәләр. «Велики» паркы директоры Рәис Шәехов әйтүенчә, узган ел әлеге проектка Россиянең 12 шәһәре кушылган һәм кыска гына вакыт эчендә балаларга өч меңнән артык велосипед тапшырылган.


Фикер өстәү