Аның янына иртәдән халык агылды. Идел буе районы хакимиятеннән дә, торак идарәсеннән дә килделәр, ахирәтләре дә керделәр… Шулай да Назирә апа барыннан да бигрәк туганнары бергә җыела алганга шатланды бугай.
Минем күпме туганым бар!
«Күрегез әле, минем күпме туганым бар!» – дип, үз-үзенә ышанмагандай, кат-кат барысын да күз уңыннан үткәрде ул. Дөрес, аның туганнары бик дус-тату яши, бүген ялгызы гына яшәүче нәнә апаларын да онытмыйлар. Шулай да бергә җыелу өчен барыбер нинди дә булса сәбәп кирәк бит. Шул җәһәттән Назирә апа: «Сезне болай җыяр өчен миңа тагын бер гасыр яшәргә туры килер инде. Исән-сау чагында бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез, ешрак очрашыгыз», – дип шаярту катыш шелтәләп тә алды.
Аның мондый әйткәләп алуларын туганнары ярату итеп кенә кабул итә. Шулай булмыйни! Үзләре әйтмешли, мәктәпне тәмамлап, Казанга килүгә, аларның барысы да диярлек Нәнә апалары «кулыннан узган» бит. Ул аларны сыендырган, ашаткан-эчергән, тәрбияләгән, олы юлга чыгарган. Бүген дә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Уйлап карасаң, шул изгелекләре яшәтә торгандыр да аны. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр бит. Күз тимәсен, яшьләрдән бер дә ким түгел әле Нәнә апа. Зиһене, хәтере менә дигән. Күзлексез күрә, колаклары ишетә, ахирәтләрен күрергә урамга үз аяклары белән чыга, ашарга үзе пешерә. Кем генә килеп керсә дә, чәй эчәргә мул, матур итеп өстәл әзерләп куя.
– Кунаклар килгәч оят булмасын дип, бүген таң борыннан тордым да тузаннарны сөрттем, идәнне юып чыгардым. Коридорны да чистартып алдым әле, иренеп тормадым, Назирә картайган икән димәсеннәр, – дип мактанып та алды. Элек тә шулай булган, хәзер дә…
Югыйсә тормыш нык чыбыркылаган Назирә апаны. Форсаттан файдаланып, әнә шул күңеленә уелып калган тормыш мизгелләрен хәтерендә тагын бер кат яңартты ул.
Сугыш
– Балачагым да, үсмер елларым да данлыклы Спас районы Көек авылында үтте. Шунда тормышка чыктым. Ирем Галимҗан белән биш ай гына яшәп калдык. Кырга җир сукаларга киткән иде. Кайтты да, ашык-пошык капкалап, авылдан иң беренче кеше булып чыгып китте. Күрми дә калдым. Бер ай үткәч, каенана белән каенатадан рөхсәт сорап, туган йортыма кайттым. Колхозда ат җигеп, көлтә ташыдым. Көз җиткәч, әти-әни, энем Йосыф – дүртәүләп окоп казырга барып кайттык. Андагы ачлык, шыксызлык исемә төшсә, тәннәрем бүген дә чемердәп китә. Аннан кайткач, Спас МТСына комбайнчы булырга укырга җибәрделәр. Ул арада энем Йосыфка да 17 яшь тулды. Сугышка киткәндә, капка баганасын кочаклап, үксеп-үксеп елады җанашым. Көчкә каерып алдылар. Күз алдыма китерсәм, хәзер дә йөрәгем сыкрый. Үзем сугышның буеннан-буена комбайнда, тракторда эшләдем. Ачлыкка түзәр әмәл булмады. Кырдагы бер башакка да кагылырга ярамый. Төрмәгә утырталар. Кышларын ремонтта чагында, салкын булса да, ярады әле. Аз-маз ашаталар иде. Чиратлашып казан төпләрен дә кыргаладык. Атналар буе фатирда шулай бетләп ятабыз да 25 чакрым ераклыктагы авылга кайтып киләбез. Монысы да бик яман: ара ерак, җил-буран, ә аякта – чабата. Ничекләр генә исән калганбыздыр – белмим. Хәзер шул вакытларны искә төшерәм дә, өмет яшәткәндер безне, дип уйлыйм. Чыннан да килде ул көткән көн.
Бервакыт төн уртасында ишек шакыдылар. Галимҗан кайткан дигән хәбәр китерделәр. Атыла-бәрелә барып керсәм, әни самавыр тергезгән, бәйрәм кебек булсын дип, өстәлгә эскәтер җәйгәннәр, мичкә бәрәңге тәгәрәткәннәр. Әти-әнисе өчен Галимҗанның кайтуы әйтеп бетермәслек сөенеч булды, чөнки аның абыйсы да, энесе дә яу кырында ятып калды. Әмма бәхетле тормыш озакка бармады. Ашарга да, кияргә дә юк, безгә үз тормышыбызны үзебезгә көйләргә кирәк иде.
Китү
– Бөтен байлыгыбыз – иремнең сугыштан алып кайткан котелогы белән тимер кашыгы. Шуларны алып, Казанга юл тоттык. Күпме эзләсәк тә, эш таба алмадык. Бер айга якын Гыйльмия исемле апаның сыер абзарында яшәп тордык. Шулай җәфалана торгач, җае килеп чыкты тагын. Бер авылдашыбыз сугыштан соң Эстониядә яшәп калган, сугыш вакытында җимерелгән күперләрне төзәтү эшендә икән. Галимҗан каяндыр шуның адресын табып кайтты. Башта плащ-палаткаларда, аннан немецлардан калган вагоннарда яшәдек. Урамнан консерв банкалары җыеп, чәй кайнатырга, ашарга пешерергә савытлар юнәттек. Кечкенә генә мич тә эшләп куйдык. Эчәр суга гына кытлык иде. Тоз, шырпы да булмады. Җәй көннәрендә мүк җиләге җыеп саткаладык. Эстониядә кеше матур киенде, бай яшәделәр. Безнең өстә генә иске-москы булды. Яшәгән урыныбыз да бик куркыныч иде. Кешеләр бертуктаусыз хәбәр-хәтәрсез югалып торды, миналар шартлады. Без барганда мәетләрне дә җыеп алмаганнар иде әле. Бервакыт шулай яз җитеп, кар эри башлады. Иртә белән чыксам, нәкъ безнең баскыч астында мәет ята. Кыш буена берни белми шуның өстеннән атлап йөргәнбез икән.
Кайту
– Безне Эстониядән башта Ленинградка, аннан Финляндиягә күчерделәр. Чик буенда эшләгәндә бик нык авырып киттем, берничә операция кичердем. Нәтиҗәсе бик аянычлы булды: бала таба алмыйсың, диделәр. Кәефем булмагандыр инде, сагынуга чыдый алмыйча, иремне: «Алай-болай үлеп китсәм, туганнарымны да күрми калам, кайтыйк», – дип аптырата башладым. Ул да шундыйрак халәттә булган, ахры. Хәтта документларны да алып тормадык. Җыендык та кайтып киттек. Шуңа күрә анда эшләгән елларым эш стажына да кермәде.
Ерак туганнарыбызга фатирга урнашып, тегү фабрикасында эшли башладым. Ирем белән сменаларыбыз да туры килми. Сирәк кенә күрешәбез. Сизәм: аралар суына башлады. Сәбәбен соңрак белдем: фатир хуҗасының бала тапкан кызы бар, шуңа ияләшкән икән. Озак уйлап тормадылар, типкәли-типкәли кыйнап чыгардылар. Күгәрмәгән җирем калмаган иде. Бүлнискә дә бармадым, оялдым. Ирем башта килгәләп йөрде. Гафу үтенде. Аннан кинәт кенә туктады. Баксаң, күгәргән урыннарым беткәнче генә йөргән икән. Судка бирмәсен дип курыккан…
Тормыш сынаулары алдында югалып калмый Назирә апа. Көне-төне фабрикада эшләп, кооператив фатир төзетә. Тормыш итәргә юлдаш та очрый. Равил абый белән күп еллар матур гомер кичерәләр. Галимҗаны гына бәхетен югалта. Әле олыгайгач та, Нәзирә апа янына килеп, гафу үтенеп йөри.
Хәтер йомгагын сүтә торгач, Назирә апа тагын бер «сер»не чиште. Үзенә 100 генә яшь булу белән килешеп бетми ул.
– Әни гел: «Ачлык елны син бишек җебенә тотынып басып тора идең», – дип әйтә иде. Димәк, мин иртәрәк, я 1919 да, я 1920 дә туган булырга тиеш», – дип фаразлый.
– Урамга чыккач, бу Назирә 100 гә кадәр яшәр әле, дип артымнан сөйләнеп калалар иде. Хәзер ничәгә кадәр юрарлар инде? – дип көлеп тә җибәрә. Аннан, җитдиләнеп: «Ходай биргән гомерне матур гына яшәргә инде», – дип өстәп куя. Ул гомере буена туганнарына, аларның балаларына, оныкларына үрнәк булып яшәде, кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Моннан соң да сынатасы түгел. Назирә апа шул хакта уйлый, уяулыгын бер минутка да җуймый.
Фәния Әхмәтҗанова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat