Салым түләүдән качучыларга “тозак” уйлап тапканнар

Салымчыларга Россиядә яшәүчеләрнең банк серләренә төшенү өчен зур мөмкинлекләр бирелгән. Моннан ары кредит оешмалары, запрос алынганнан соң, Федераль салым хезмәтенә банкка мөрәҗәгать итүчеләрнең паспортлары күчермәләрен, акча белән эш итүгә ышанычнамәләрен, счетлар ачу-ябуга кәгазьләрен, имзалары үрнәкләрен тапшырырга тиеш. Моның өчен аларга өч көн вакыт бирелә.

Шулай ук банкларга клиентларының вәкилләре, теге яки бу финанс операциясеннән файда алырга җыенучылар турында яшереп кенә мәгълүматлар бирү бурычы да йөкләнгән.
Бу чаралар гражданнар һәм оешмаларның акчалары хәрәкәтенә контрольне көчәйтү максатында кертелә.
Федераль салым хезмәтендә исә әлеге яңалык, төрле хәйләләр уйлап табып, салым түләүдән качучыларга әйбәт кенә “тозак” булачак, дип күздә тотыла.


Фикер өстәү