“Киләчәк укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

“Киләчәк укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее һәм Иннополис мәктәбе укытучылары командасы да бар.

– Барлык финалистлар да үз эшләренең чын осталары булуын күрсәтте. Җиңүчеләр, ә бу – 30 команда, Россиянең 19 төбәген һәм барлык федераль округларны тәкъдим итә, – диде “Россия – мөмкинлекләр иле” оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров.

Бөгелмә укытучысы Ирина Черникова әйтүенчә, әлеге конкурсының төп кыйммәте – ил, республика мәгариф үсешенә үз өлешеңне кертү. “Камилләшүнең чиге юк. Үзем өчен яңа үсеш ноктасы билгеләдем”, – ди ул.

– Әлеге конкурста катнашу миңа белем бирү бурычларын нәтиҗәлерәк планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Яңа ысуллар: команда эше, уртак проектларны тормышка ашыру, профессиональ бәхәс оештыру формаларын файдаланырга туры килде. Моннан тыш, конкурста катнашу команда буенча хезмәттәшләремнең яңа һөнәри сыйфатларын күрергә һәм ачарга мөмкинлек бирде. Бу минем эшемне яңа идеяләр, алымнар белән баетачак. Укытучыга беркайчан да бер урында гына тукталырга ярамый, – ди Бөгелмәнең 2 нче лицее укытучысы Наталья Бронникова.


Фикер өстәү