Татарстанга 8,8 мең доза вакцина кайтарылды

Татарстанга коронавирустан «Спутник V» вакцинасы партиясе кайтарылган.

— Узган шимбәдә 8,8 мең доза вакцина кайтарылды, — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу атнада Татарстанга әлеге препаратының тагын бер партиясе кайтачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү