«Спутник-V» вакцинасы Татарстанга кайчан киләчәге билгеле

Коронавируска каршы «Спутник-V» дип аталган яңа вакцина Татарстанга ноябрь ахырына кайтарылачак. Бу хакта «Таттехмедфарм» генераль директоры Олег Акберов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Без 42 доза „Спутник-V » вакцинасы алдык. Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп, аларны дәвалау оешмаларына таратты», — диде Олег Акберов.

Теләге булган һәр кеше бу вакцинаны ясата ала.

«Яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Минем уйлавымча, мөрәҗәгать иткән һәр кеше мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча әлеге вакцинаны бушлай алырга мөмкин», — диде Акберов.

Шул ук вакытта «Спутник-V» вакцинасын мөстәкыйль рәвештә кадарга ярамый, моны бары тик табиб процедура кабинетында гына эшли ала.


Фикер өстәү