Россиядә 2021 елда ана капиталы күләме артачак

Россиядә ана капиталы күләме 2021 елда индексацияләнәчәк һәм алга таба да ул ел саен артып торачак. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.

2021 елда ана капиталы, фаразланган инфляция дәрәҗәсенә карап, 3,7 процентка индексацияләнәчәк һәм аның күләме беренче бала өчен — 483 882 сумны, ә икенче бала өчен 632 432 сумны тәшкил итәчәк.

Мәгълүм булганча, ана капиталы 2007 елдан гаиләдә туган икенче (әгәр моңа кадәр ана капиталы алынмаган очракта, өченче яки аннан соңгы балага да бирелә) тәкъдим ителә.

2020 елдан ана капиталын беренче балага да бирә башладылар. Мәсәлән, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен ана капиталы 466 617 сумны тәшкил итә. Ә быел икенче баласы туган гаиләләр өчен ана капиталы 150 мең сумга артачак.


Фикер өстәү