Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыклары рейтингында күтәрелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының абруйлы башлыклары рейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сентябрьдә республика Президенты рейтингта бишенче баскычта иде, ә октябрьдә бер баскычка югарырак күтәрелде. Рөстәм Миңнехановны бары тик Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов кына узган.

Лидерлар бишлегендә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин да бар.


Фикер өстәү