Ике укучы 100 мең сум булган янчык табып хуҗасына кайтарган

Саша һәм өченче сыйныф укучысы Богдан Оренбург өлкәсендә урнашкан кечкенә генә Абдулино шәһәрендә яши. Дуслар такси стоянкасында кул белән тегелгән хатын-кыз янчыгын күреп ала.

Акча тулы янчыкны тапкач егетләр яңа айфон артында түгел, ә полициягә йөгергәннәр. Соңрак акчаларны машинадан төшкәндә янчыгын югалткан хуҗабикәгә кайтарганнар.

Хәзер эчке эшләр министрлыгында мәктәп укучыларын бүләкләү мәсьәләсен хәл итәләр.

 


Фикер өстәү