Пандемия ташламалары бетерелә

Узган елда коронавирус пандемиясе килеп чыгуга бәйле рәвештә кертелгән күп кенә ташламалар апрельдә бетерелә. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тәфсилләбрәк тукталып үтик.

Балалар
Россия Президенты Владимир Путин узган елның декабрь азагында сигез яшькә кадәрге һәрбер балага бишәр мең сум күләмендә акча бирү бурычы куйды. Пенсия фондыннан хәбәр ителгәнчә, 25 декабрьгә барлыгы 13,5 миллион баланың әти-әнисенә акча күчерелгән. Пандемия сәбәпле алданрак та балаларына акча алучыларга 5 меңлек бүләк, гаризасыз гына, автомат рәвештә күчерелгән. Калган ата-аналарга исә акчаны гариза нигезендә алу мөмкинлеге бирелгән. Гаризаларны кабул итү 1 апрельдә төгәлләнә.

Өлкәннәр
65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә пандемия вакытында өйдә утыру өчен «больничный» алу хокукы бирелгән иде. 1 апрельдән бу бетерелә. Шул ук вакытта карантин ялын юкка чыгаруны күздә тоткан Хөкүмәт карарында эш бирүчеләргә аларны өстенлекле рәвештә өйдә торып эшләүгә күчерү тәкъдим ителә.

Кредит алучылар
Коронавирус кичерүчеләрнең яки пандемия аркасында керемнәре нык кимегән кешеләрнең кредитларын реструктурлаштыру (кредит алу шартларын үзгәртү – процентларын киметеп, түләү вакытын озайту) 31 марттан туктатыла. Кредит алучылар моңа кадәр бурычларын җиңеләйтү турында гариза тапшыруга хокуклы иде. Моннан тыш Россия банкының ипотека түли алмаучыларның бердәнбер торагыннан куып чыгаруны тыю турында карары да 31 марттан гамәлдән чыга.

Бәяләр
Узган елның декабрендә Хөкүмәт Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына атланмай, шикәр комы бәяләрен киметү турында җитештерүчеләр, товар җибәрүчеләр, сәүдә челтәрләре белән килешүләр төзергә кушкан иде. Бу җәһәттән тиешле карар 1 апрельдән гамәлдән чыга. Исегезгә төшерәбез: бәяләрнең артуына каршы чаралар узган ел азагында бу продуктларның нык кына кыйммәтләнүе (шикәр комы – 75 процентка, сыек май – 23,8 процентка) сәбәпле кертелде. Хәзер хәлләр яхшыруга таба бара. «Росстат» мәгълүматларына караганда, февраль аенда сыек май 0,2 процентка кыйммәтләнсә дә, шикәр комы 0,8 процентка арзанайган.

Эшсез калучылар
31 марттан эшсезләр сыйфатында теркәүнең вакытлыча тәртибе дә үзгәрә. Бу тәртип моңа кадәр эшсез калучыларга мәшгульлек хезмәтләренә Дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм «Работа в России» порталлары аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирде. Кешеләр эшсезлек буенча пособие бирелү турында хәбәрләрне дә шул порталлар аша гына ала.
Баштарак бу кагыйдәләрнең 31 декабрьгә кадәр генә гамәлдә булуы күздә тотылса, шуннан соң алар 31 мартка кадәр озайтылды. Март башында Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы кагыйдәләрне 30 июльгә кадәр озайту турында карар проектын бастырып чыгарган.


Фикер өстәү