Татарстанда 10 градуска кадәр җылытачак

Бүген көндез Татарстан территориясендә һава температурасы 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.

Шулай ук төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил исәргә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы фаразлана.

Төнлә һава температурасы -4…-9 градус була, урыны белән -10…-15 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы +5…+10 градуска кадәр күтәрелә.


Фикер өстәү