Бии белгәнгә бер такта җитә, урынсыз биюне… бер машина харап итә

«Tik-Tok»лы балачак кем өчендер бик күңелле тоелса да, кемнәрдер каш ясыйм дип, күз чыгару юлында түгелме? Казан юлларында биеп танылган егетләр турында сүзебез. Узган ялларда интернетта таралган бер видеоларында шул егетләрнең берсе юл һәлакәтенә очрый язган. Әлеге дә баягы, юлдагы биюләре аркасында. Җырдагыча, биючегә сүз әйтмәсәк, бии-бии, гомер буе үкенерлек бәлагә очрамасмы?

Егетләрнең биегәненә әле дә күпләр сокланып, шаккатып карый. Оста бииләр, сүз дә юк, ләкин хәзер алар үзләре генә «күңел ачмый», бу «хәрәкәт»не мәктәп яшендәге балалар да отып алды. Урам тутырып бииләр, кыскасы. Видеолар күбесенчә шәһәр үзәгендә төшерелә, ахры. Хәрәкәтнең кайнап торган урынында. Димәк, сүз хәзер ике-өч егетнең генә түгел, күпләгән балаларның гомере турында бара түгелме?
Егетләр үзләре, безгә ияргән балалар өчен җаваплылык безнең өстә түгел, ди:
– Без кеше күпләп йөри торган урыннарда – сәүдә үзәкләрендә, җәяүлеләр сукмакларында бии башладык. Халык ярата бит, кәефләре күтәрелә. Әлбәттә, кышкы көннәрдә юлда бию бик куркыныч иде, ләкин безнең шактый зур тәҗрибә бар, сак эш итәргә тырышабыз. Ә җәен мондый куркыныч юк диярлек. Бездән үрнәк алучыларга килгәндә, без бит аларны махсус җәлеп итмибез – аларның үзләренә бу ошый, шуңа кушылып бииләр. Ул балаларны куркыныч адымнардан, бәлаләрдән саклап калу өчен әти-әниләре бар. Без алар өчен җавап тотмыйбыз, – диде безгә биюче егетләрнең берсе Иван Аристов.
Максим Каракулин егетләргә күптән түгел генә кушылган икән. Аның сүзләренчә, биеп юлны аркылы чыгу гади адымнар белән узганнан аерылмый. Кагыйдәләрнең барысы да үтәлә, ди егет.

Белгеч фикере:
– Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча тикшерү эше алып барыла. Егетләрнең шәхесләрен ачыкладык, аларны профилактик әңгәмәгә чакырырга планлаштырдык. Киләчәктә егетләрне административ җаваплылыкка тарту ихтималы да юк түгел. Бердәнбер проблема: алар фактта кагыйдәләрне бозмыйлар. Видеоларда җәяүле – үз юлында. Ләкин җәяүлеләр кисешне биеп узарга тиеш түгел, гәрчә рәсми документта бу шарт теркәлмәсә дә. Бу, беренчедән, аларның гомерен куркыныч астына сала, икенчедән, башка җәяүлеләргә комачаулый. Егетләр үз осталыкларын дөрес урында күрсәтсен иде, – дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин.
«Tik-Tok» йолдызлары белән бию бәхете танылган композитор Айдар Тимербаевның улына да тәтегән.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Айдар Тимербаев aidardus (@aidardus)

Дөрес, видеода алар юлда түгел, баскычта бии. Комментарийларда, сугышып йөргәнче, йә компьютер янында утырганчы, рәхәтләнеп биесеннәр, дигән фикерләр дә очрый. Айдар Тимербаев үзе дә, теләге булгач, яшьләргә каршы килеп булмый, дигән фикердә:
– Биергә теләге булгач, түгәрәккә йөртәбез. Кая да булса барып, чыгыш ясыйсы булганда, йә мин, йә әнисе ияреп бара. Юлга чыгып биергә рөхсәт юк, билгеле. Бу хәл турында әйтүегез өчен рәхмәт, кабаттан бер кисәтмичә булмас – бик куркыныч бит, – дип сөйләде ул безгә.
Баласының яраткан шөгыле булса, кайсы әти-әни сөенмәс? Билгеле, «Tik-Tok»лы биюләрнең дә ике ягы бар. Ә иң мөһиме – ул биюләрнең үз урыны һәм үз вакыты бар.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү